Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“АгроАктив” хуҗалыгы язгы кыр эшләренә әзер

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә.

(31 март, “Апастово-информ”). 

“АгроАктив” хуҗалыгында да язгы кыр, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләрендә катнашачак барлык төр техникалар тәҗрибәле хезмәткәрләрнең уңган куллары аша үтеп, бер-бер артлы әзерлек сызыгына баскан. 

Язгы кыр эшләрендә 5 трактор катнашачак. Тракторчылар 2 сменада хезмәт итеп, дым каплау, җир әзерләү, ашлама сибү, чәчү эшләренә дә җитешәчәк. Чәчүлек, ашлама ташу өчен машиналар да җитәрлек. 

“Хуҗалыкта язгы чәчүгә бөтен техника әзер. Кайбер машиналарны һәм сиптергечләрне төзекләндереп, карап бетерәсе бар. Көннәр җылынуга, җирләр өлгерүгә кырга чыгарга без әзер. Механизаторлар җитәрлек, хезмәткәрләребез бар. Чәчүне елдагыча 10 көндә тәмамларбыз дип ышанабыз. Уңышлы еллар килер дигән өметтә яшибез, - диде “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин.
 
Хуҗалыкта 2 мең гектарда язгы чәчү эшләре башкарылачак. 550 гектар язгы бодай, 550 гектар арпа, 630 гектар көнбагыш, соя, ясмык чәчү күздә тотыла. 

“Чәчүлекләр 100 процент әзер. Һава шартларына карап, якын көннәрдә тукландыру эшенә чыгарга исәп. Ашламалар барысы да кайткан. Урып-җыю эшләре беткәнчегә кадәр җитәрлек ягулык та булдырылды”, - ди Фәргать абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев