“АгроАктив” хуҗалыгында яшь белгечләр хезмәт итә
Ел саен язгы чәчү һәм урып-җыю чорында хезмәт өйрәнүләре үткән аграр көллият студентлары биредә даими эшкә урнашкан.
(26 апрель, “Апастово-информ”).
Сатмыш авылы егете Раиль Зариповка басу-кырларны эшкәртү эше йөкләнгән.
“Аграр көллияттә белем алганда биредә хезмәт күнегүләре узган идем. Эш тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Хәзер биредә хезмәт итәм. Тракторым да яңа. Әле былтыр гына кайтты. Уңайлы, заманча. Бөтен шартлар бар: музыка уйный, кондиционер эшли, тузан керми. Эшлисе генә килеп тора. Эш сәгатем иртәнге 7 дә башлана. Көне буе басу-кырларны иңлим. Җирләрне эшкәртеп, чәчүгә әзерлим”, - ди тракторчы егет.
Раил Зариповның әтисе дә гомере буе тракторчы булып эшләгән. Шуңа да әлеге хезмәтнең асылын аңлап, җаваплылыгын тоеп эшли ул.
Хуҗалыкның яшь хезмәткәре Динар Хөснетдиновның да эш тәҗрибәсе арта бара. Җитәкчеләрнең ышанычын аклап, тырышып хезмәт куя ул. Быел өченче чәчү чорын каршылаган. Бу юлы да ашлама сибү эшләрен башкарган егет.
“Кечкенәдән үк техникага тартылып, өйрәнеп үстем. Һөнәремне дә техника белән бәйләдем. Тырышып эшлим. Җитәкчеләр яшьләргә хөрмәт белән карыйлар. Остазларымның киңәшләренә бик еш таянам. Бергә-бергә аралашып, дус булып эшлибез” , - ди Динар Хөснетдинов.
Кайбыч районы Шуширмә авылы егете Фәннур Закиров Апас якларын үз иткән. Аграр көллияттә һөнәр үзләштергән егет “АгроАктив” хуҗалыгында намус белән хезмәт итә.
“Бик сөенәм. Һөнәрле дә, эшле дә булдым. “АгроАктив” хуҗалыгында күнекмә узганнан соң, биредә төпләнеп, эшләп калдым. Хуҗалык җитәкчеләре яшәү урыны белән дә тәэмин итте. Ял көннәрендә өйгә кайтып киләм. Биредәге хезмәт шартлары да уңайлы, хаклары да гадел”, - ди Фәннур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев