“АгроАктив”та һәр кояшлы көн кадерле
“АгроАктив” хуҗалыгы игенчеләре өчен дә кояшлы көннең һәр минуты кадерле. Күкрәп уңган ашлык басулары комбайннар гөрелтесенә күмелгән. Эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Быел да кырлар мул уңышы белән сөендерә.
-Көзге бодай кырында эшлибез. 128 гектарлы кырда эшебезне тәмамлап киләбез. Уртача уңыш 64-65 центнер чыга. Көннең торышына карап эшлибез. Әле вакытыбыз бар, ашыгып хезмәт итмибез. Төп игътибарны сыйфатка бирәбез. Кыр хезмәтчәннәрен ике тапкыр ашату каралган. Хуҗалыкта эштә сыналган, тырыш егетләр эшли. Хезмәтнең вакытына һәм төренә карап, комбайнчылар да булалар, сукалыйлар да, чәчәләр дә. Хуҗалыкта әнә шулай эш-эшкә ялганып бара. Шуңа күрә һәр хезмәткәрнең үз эшенә җаваплы каравы һәм яратып башкаруы бик мөһим - ди хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
Кырда 4 комбайн эшли, 5 машина ташып тора. Алтындай сап-сары, тук башаклы кырда хезмәтчәннәр икмәк язмышы өчен көрәштә. Алар җиң сызганып хезмәт итә.
-1500 гектарда бөртекле культуралар үсә. 500 гектар көнбагыш һәм 20 гектар ясмык чәчтек. 20-25 көндә урып-җыю эшләрен төгәлләү бурычы белән эшлибез. Быел тагын бер яңалык керттек – бункер-бушаткыч алдык. Ул кырда кизү торачак, комбайннардан ашлыкны җыеп барачак, - ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев