“АгроАктив”та кыр хезмәтчәннәрен хөрмәтләгәннәр
Хуҗалык уңышларын барлап, нәтиҗәләр ясаган.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
“АгроАктив” хуҗалыгынңа авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узган. Биредә хезмәт куючы хезмәткәрләргә хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов олы рәхмәт сүзләрен җиткергән. Ел әйләнәсе эшләүче хезмәтчәннәргә район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов район җитәкчелегенең изге теләкләрен ирештергән. Нәтиҗәле эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылган. Бәйрәм мул сыйлы өстәлләр артында дәвам иткән.
«АгроАктив» - замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы хуҗалык. Биредә ел саен мул уңыш җыеп алалар. Хуҗалык быел да урып-җыю эшләрен дә уңышлы төгәлләгән. Барлыгы 1612 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерелгән. 10484,6 тонна ашлык җыеп алынган. Бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектардан 65,4 центнерны тәшкил иткән. Биредә көнбагыш үстерүнең дә серләрен яхшы беләләр. 534 гектардан 1767,54 тонна көнбагыш җыеп алганнар. Шулай ук 534 гектарда техник кульуралар үстереп, 1767,54 тонна уңыш җыеп алуга ирешкәннәр.
“АгроАктив” хуҗалыгы изге эшләрдән дә читтә калмый, авылны саклап калу өчен дә зур тырышлык куя. Махсус хәрби операциядә хезмәт куючы егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм кулы суза. Ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акцияләрендә катнаша. Өлкәннәргә дә ихтирам белән карый. Өлкәннәр декадасы уңаеннан күчтәнәчләр әзерли. Шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган авылдашларын да кайгыртып тора. Биредә ел саен хуҗалыкка нигез салучы хөрмәтле шәхес Фәрит ага Рәхимов истәлегенә көрәш турниры уздырыла. Хәзер ул тагын киңәйтелеп, районара күләмдә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев