Акхуҗа берләшмәсендә кукурузны бөртеккә суктыру эше бара
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә кукуруз суктыру, көнбагыш җыю, чөгендер алу һәм җир сукалау эшләре бара.
(12 октябрь, «Апастово-информ»)
“Апас-Мол” агрофирмасының Акхуҗа берләшмәсендә кукурузны бөртеккә суктыру эшенә керешкәннәр. Үтәмеш авылы янәшәсендәге 150 гектарлы кырда эш бара. Берләшмәнең агрономы Рамил Гайнуллин сүзләренчә, бүлекчәдә чөгендер алу эше тәмамланган. Бүгенге көндә татлы тамырны кырдан ташыйлар. Тиздән көнбагыш суктыру эшенә керешәчәкләр.
- “Апас-Мол” берләшмәсендә 4 мең 900 гектар мәйданда чөгендер чәчелде. Аның бүгенге көндә 1 мең 800 гектары алынды, 42 процент мәйданда эш башкарылды. Гектарыннан уртача 440 центнер уңыш чыга. Көнбагыш 1020 гектарда үсте, 70 процент мәйданда җыеп алдык. Уртача уңыш – 29 центнер. Бөртеклеләрдән югары уңыш алдык. Барлыгы 93 мең 755 тонна ашлык суктырдык. 479 гектарда кукуруз чәчелде. 150 гектарын бөртеккә суктырабыз. Киләсе елга чөгендер һәм көнбагыш мәйданнарын арттырырга ниятлибез, - диде “Апас-Мол” агрофирмасы җитәкчесе Гадел Хәкимов.
12 октябрь – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне. Муллык бүләк итүче, табыннарыбызны икмәкле итүче фидакарь хезмәт ияләре мактау һәм данлауларга һәрчак лаек.
- Хезмәтебез җиңел түгел. Ел әйләнәсе, тәүлек дәвамында, ялсыз, бәйрәмсез эшләүче хезмәтчәннәргә зур рәхмәт, - диде “Апас-Мол” агрофирмасы җитәкчесе Гадел Хәкимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев