Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Алты ярминкә көне эчендә Татарстанда фермерлар 552 млн сумлык продукция саткан

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты ярминкә көне эчендә республика фермерлары 552,6 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе реализацияләгән.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә: «Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә китерелгән, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, шулай ук 113,1 тонна савытлы сөт, 180,1 тонна шикәр, 1 млн данәдән артык тавык күкәе, 571,8 тонна ит. Ярминкәләр үткәрү өчен 5,5 меңнән артык транспорт чарасы җәлеп ителгән».

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан, Яр Чаллы, Зеленодольск һәм Түбән Кама районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында оештырылган. Аларның эше шушы атнада – 26 апрельдә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев