“Апас-мол” агрофирмасының Дәүләки бүлекчәсендә урып-җыю эшләренең кызган чагы
Бүлекчәдә барлыгы 17224 гектарга якын мәйданда сөрү җирләре бар. Шуның 5 мең гектарында көзге культуралар үскән. 802 гектарда арпа, 4844 гектарда бодай, 100 гектарда кукуруз, 1350 гектарда шикәр чөгендере чәчелгән.
(15 август, «Апастово-информ»)
“1,5 мең гектарда көзге культураларны җыеп аласы калды. Якын көннәрдә эшне тәмамлап, язгы бодайны урып-җыю эшләренә күчәргә уйлыйбыз. 15 августта көзге чәчү эшләре башланып китәчәк. 4500 гектарда көзге чәчү башкарылачак”, - ди Горбунов бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Хезмәткәрләр эшне Дәүләки авылы янындагы 330 гектарлы көзге бодай кырында дәвам итәләр. Кыр тулы техника. Хезмәт мәйданы кайнап тора. Икмәк төяүче машиналарның да берсе килә, икенчесе китә. Комбайннар исә тигез сафларга тезелеп кырлар иңли. Тук башаклар саны кими бара. Алар алтын бөртек булып амбарларга күчә.
“1 гектардан 40 центнер уңыш чыга. Кырда 14 комбайн эшли. Алар “МТК “Ак Барс” оешмасыннан. Ярдәмгә яшь көчләр килде. 10 студент комбайн штурвалы артына утырды. Алдагы еллар белән чагыштырганда, уңыш күпкә мулдан. Исән-сау, югалтуларсыз уракны төгәлләргә язсын”, - ди бүлекчәнең агрономы Рәмис Зиннәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев