“Апас-Мол” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре дә чәчү эшләренә зур оешканлык белән керешкәннәр
Эшне беренче булып 105 гектарлы кырда арпа орлыкларын җир куенына салудан башлаганнар
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Берләшмәдә барлыгы 17224 гектарга якын мәйданда сөрү җирләре бар. Шуның 5000 гектарында көзге культуралар үстерелә. 802 гектарда арпа, 4844 гектарда бодай, 100 гектарда кукуруз, 1350 гектарда шикәр чөгендере чәчәргә планлаштыралар. Чәчү эшләрендә 5 чәчү комплексы, 12 “КамАЗ” катнаша. 12 трактор җир эшкәртү эшенә җәлеп ителгән. Эш ике сменада оештырылган.
"Чәчү чорын әзерлек белән каршы алдык. Яз иртә килү сәбәпле, кыр эшләренә дә иртә тотындык. Барлык көзге культураларны тәрбияләп, тукландырдык. Тырмалау, дым каплату эшләрен дә башкардык. Әкренләп чәчү эшенә дә керешеп киләбез. Җирләр өлгереп килә. Юешрәк урыннар бар. Дым запасы яхшы күренә. Шуңа күрә чәчү эшен тиз арада башкаруны максат итеп куябыз", - ди Горбунов берләшмәсенең баш агрономы Рамил Шәрәфуллин.
Горбунов берләшмәсендә язгы чәчүне беренче булып 105 гектарлы кырда арпа орлыкларын җир куенына салудан башлаганнар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җиң сызганып, күтәренке кәеф белән эшкә тотынганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев