Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Апас-Мол”да техникаларның төзеклеге тикшерелде

Районда язгы чәчүгә әзерлек эшләре дәвам итә.

(6 апрель, “Апастово-информ”).

“Апас-Мол” агрофирмасында да дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков механизаторлар белән очрашты. Ул машиналарның техник торышын тикшерү һәм аларның кешеләр сәламәтлеге, гомере өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләргә мөмкинлек бирүен билгеләп узды. 


“Таләпләргә, техниканың төзеклегенә бармак аша карау зур фаҗигаларга китерергә мөмкин. Техник тикшерү узу өчен шәхесне раслаучы документ, техник чараларны теркәү турында таныклык һәм дәүләт теркәү билгесе булырга тиеш. Техник чарага беркетелгән тракторчы-машинистның тиешле категория таныклыгы булуы сорала, шулай ук иминият полисы да кирәк”, - ди ул. 


«Апас-мол»ның баш инженеры Фәнис Кәлимуллин сүзләренчә, быел язгы чәчүгә 96 техника чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев