Апас районы хезмәтчәннәре башкалада хөрмәтләнде
Апас районы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре башкалада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы бәйрәмдә катнашты.
(6 октябрь, “Апастово-информ”).
Делегацияне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкләде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәркемне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Тырыш хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим», – диде Татарстан Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев