Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаска Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде

Язгы кыр эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан районга Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

(11 нче май, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде. Беренче булып “АгроАктив” хуҗалыгының 260 гектарлы көзге бодай кырына тукталдылар. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Аннан Кормаш авылы янындагы мега фермада булдылар. “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов таныштырып йөрде, киләчәккә эш планы белән уртаклашты. Шулай ук агрофирманың басу-кырларындагы эш барышын да карадылар.
“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов күпьеллык үлән үстерү серләре белән уртаклашты. Хуҗалык эшләре белән таныштырды.
“Язгы кыр эшләре гөрләп бара. Һәрберсе үз вакытында башкарыла. Мул уңыш алу өчен тырышабыз. Артык борчылырлык мәсьәләләр юк”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев