Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Апаста язгы чәчү эшләре бара

Районда язгы чәчү эшләре башланып китте.

(17 апрель, “Апастово-информ”).

  “Бүгенге көнгә 1244 гектар чәчелгән, шуның 1239 гектары арпа. Чәчү оешкан төстә алып барыла. Бу безнең аграрийларның 2025 елгы җаваплы чәчү кампаниясенә җитди әзерләнүләре белән бәйле. Барлык көчләр вакытында, сыйфатлы чәчүгә юнәлтелгән. Авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу өчен чәчүнең оптималь срогы мөһим факторларның берсе булып тора. Аны сайлаганда дым запасын гына түгел, вегетация чорының озынлыгын, бөртеклеләрнең авыруларына һәм корткычларына чыдамлыгын да исәпкә алырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләреннән торганның барысын да эшлиләр! Һава торышы да җылы булсын, вакытында яңгырлар яусын. Игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт. Чәчүне уңышлы төгәлләгез!”, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев