Апаста татлы тамыр алу эше бара
Район кырларында көзге эшләр дәвам итә. Бу көннәрдә фидакарь хезмәткәрләр бөртеклеләрне җыю белән беррәттән, басу-кырлардагы шикәр чөгендерен алу һәм ташу эше белән дә мәшгуль.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район кырларында барлыгы 5300 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Уңыш гектарыннан 450 центнер чыга.
Татлы тамыр уңышын җыеп алу эше беренчеләрдән булып “Апас-мол“ агрофирмасының Горбунов бүлекчәсендә башланды. Кызыл Тау һәм Тәүгелде авылы кырларында эшне төгәлләп, бүгенге көндә Чирмешән авылы янәшәсендә татлы тамыр алалар.
Бүлекчә кырларында 4 комбайн эшли. Эш ике сменада оештырылган. Кырдагы өемнәр күз алдында юкка да чыга бара. “КамАЗ”лар бер-бер артлы аларны төяп тә китә. Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 8гә кадәр төяү эшләре бара.
Табигатьнең шундый чагы. Авыл хуҗалыгының кайнаган вакыты. Авыл башындагы кырда бөртеклеләр җыела. Артыннан саламы төргәкләнә. Янәшә генә кырда чөгендер алалар, җир сукалыйлар, киләсе ел уңышына нигез дә салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев