Апаста терлек азыгы әзерләү эше бара
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе дәвам итә.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 3476 гектар мәйданда яшел үлән урылган һәм 4590 тонна сенаж салынган.
-Горбунов берләшмәсендә 1500 гектарда күпьеллык үлән үсә. Бүгенге көндә аның 750 гектары урылган. Печәннең сыйфаты яхшы. Эшне һава шартларына карап оештырабыз. Печәнне төргәкләп пай җире өчен таратабыз. Кызыл Тау бүлекчәсендә инде пай җире өчен таратып бетердек, - диде берләшмә җитәкчесе Илфар Җәләлов.
Горбунов берләшмәсе изге эшкә дә кушылган. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләрен дә терлек азыгы белән тәэмин иткән.
Хезмәтчәннәр иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 6га кадәр кырда. Чирмешән авылында яшәүче Илһам Ибраһимов та тырыш хезмәтчәннәрнең берсе. Ул ел әйләнәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итә.
“Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында укыдым. Шуннан бирле язмышым кырлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле. Алдарак “Нива” комбайнында эшләдем. 2016 елда “МакДон” кайтты. Бүгенгә кадәр шул техникада хезмәт итәм. Хәзерге вакытта люцерна уру эшендә. Беренче кат үлән бик матур үскән, - ди Илһам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев