Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста терлекчеләр ярышты

Балтай авылы фермасында районның сыер савучылары һөнәри осталыклары буенча сыналдылар.

(26 июль, “Апастово-информ”).


22 хезмәткәр өч этапта ярыштылар. Теориядә һәм практикада сынатмады райондашларыбыз. Соңыннан иң осталар ачыкланды.


Җиңүчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Горбунов исемендәге бүлекчә җитәкчесе Илфар Җәләлов тәбрик итте.

Соңыннан терлекчелек тармагында эшләүчеләр Урта Балтай мәдәният йортында чәй табыны артында кунак булдылар, матур концерт программасы карадылар.

Сыер савучылар арасында беренче урынны Роза Сәлахова, Илмас Сәмигуллин, өченче урынны Айгөл Фәизова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев