Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста урак батырлары премияләргә лаек булды

Район башлыгы Равил Хисаметдинов кыр хезмәтчәннәре белән очрашты. Икмәк язмышы өчен көрәшүчеләргә олы хөрмәт күрсәтелде.

(18 август, “Апастово-информ“).


“Хөрмәтле егетләр, барыгызга да зур рәхмәт. Бар көчегезне биреп эшлисез. Көзге чәчүләрне дә шулай башкарып чыгарга язсын“, – диде район башлыгы.
Иң тырыш хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатына һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медаленә лаек булды.
Әлмәндәр авылыннан 37 ел шофер булып эшләүче, бүген дә ягулык ташу эшендә булган Рамил Камалиев, 36 ел дәвамында туган ягы кырларында хезмәт итүче тракторчы Рафаэль Нуруллин, нәтиҗәле хезмәт итүче “Апас-мол“ агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Хәмидуллин әлеге бүләкләрне җитәкчелек кулыннан алды.
Комбайнчылар Айрат Шәйхетдинов, Рамил Шаһиәхмәтов “Иң яхшы комбайнчы“ исеменә лаек булдылар. Аларга Диплом һәм акчалата премия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев