Апаста халык җыеннары дәвам итә
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм төрле тармак җитәкче-белгечләре катнашындагы халык җыены Чурибураш җирлегендә дәвам итте.
(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Иң беренче булып махсус хәрби операциягә ярдәм итүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Район буенча 61 ярдәм әзерләү ноктасы эшли, 560 кеше волонтерлык белән шөгыльләнә. Хәрбиләргә кирәк булган әйберләрне тегү, ясау буенча актив эш алып барыла. Сезнең җирлектә дә бу эш оешкан, бик зур рәхмәт”, - диде район башлыгы.
Җитәкче җыен барышында февраль аенда кабат махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән барачакларын, һәр егеткә аерым күчтәнәчләр һәм ярдәм әзерләнүен дә билгеләп узды.
Авыл халык күлне чистарту мәсьәләсен күтәрде, хуҗасыз этләр хакында сүз булды, юллар салу, балалар өчен мәйданчык булдыру, эшчеләрне хөрмәтләү хакында сөйләшенде. Шулай ук мал табиблары кирәклеген җиткерделәр, бу хакта җаваплар алдылар.
Соңыннан авылның иң актив кешеләре бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев