Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Апаста халык җыеннары дәвам итә

Чирмешән җирлегендә район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм районның төрле тармак җитәкче-белгечләре катнашында халык җыены узды.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Җирлектә 452 хуҗалык исәпләнә, 707 кеше яши. Узган ел 1 бала туган, 12 кеше вафат булган. 
“Авыл җирлегендә  яшәгән, үзенең эшен булдырам дигән кешегә хөкүмәт тарафыннан күп мөмкинлекләр тудырыла. Республика программасы тарафыннан төрле субсидияләр каралган. Җирлектә 184 баш сыер һәм 11 баш ат субсидияләнде”, - диде җирлек башлыгы Айрат Зиннәтуллин. 
Өч авыл клубында да махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән кул токмачлары киселә, окоп шәмнәре ясала. 
Җирлектә күп кенә эшләр башкарылган. Юллар салынган, су трассасы алмаштырылган. Чирмешән мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты. 
“Мәдәният йорты өчен бик шатбыз. Төрле концертлар уза. Зал тулы кеше була. Авыл апалары да теләп йөри. Без бик рәхмәтле”, - диде авыл халкы. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль-икътисади тормыш һәм эшләр белән таныштырып узды. Авылда яшьләрне калдыру, балалар санын арттыру максатын куйды. 
“Социаль-икътисади яктан Апас 14нче урында тора. Алга таба да зур эшләр планлаштырыла. Кечкенә оешмамы ул, зурмы - эш урыннары булдыру өстендә эшлибез. Кемнең теләге бар, кемнең икътисади яктан үсәсе, эш ачасы килә, без ярдәм итәбез”, - диде җитәкче. 
Халык җыенында авыл хуҗалыгы программалары хакында сүз булды, халыкны мошенниклардан, сөрем газы белән агуланудан кисәтүче чыгышлар яңгырады. 
Халык юллар салу, медицина ярдәме күрсәтү, тормыш шартларын яхшырту буенча сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев