Авыл йөзен эш сөючән, тырыш кешеләр бизи
Көнне-төнгә ялгап дөнья көткән авыл кешеләре табыннарын мул итү өчен бик зур хезмәт куялар. Шундыйларның берсе - Түбән Барыш авылында яшәүче Гөлназ Садриева турында җылы сүзләр әйтәсе килә.
(11 ноябрь, «Апастово-информ»)
Мөлаем һәм ачык йөзле Гөлназ ханым тыйнаклыгы, гадилеге белән җәлеп итте. Үз тормышын үзе корып, язмыш сынауларына бирешмичә, берүзе ялгыз гына гомер кичерә ул. Сабырлыгы, тырышлыгы белән аерылып торучы хуҗабикә сыерын да асрый, тавык-чебешләр дә тота, бакчасында күпләп яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстерә, кышка сакларлык итеп салатлар яба, вареньесын, компотын кайната.
- Гомер буе терлек асрыйм. Сыйпарат белән сөт ризыклары ясап, хезмәте авыр булса да, “сыерлы кеше - сыйлы кеше” дип яшим. Каймагын да аертам, катыгын да оетам, эремчеген дә ясыйм. Авылда яшим дип бер дә кыенсынмыйм. Сөтен тапшыргач, азмы-күпме акчасы да була. Хезмәтен, кул көчен санамасаң, файдасы барыбер бар, - ди Гөлназ ханым.
Гөлназ үзе Сатламыш авылыннан. Шунда туган, шунда үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, башта Казанда мех заводында эшләгән. Түбән Барыш авылы егете Мулланур белән гаилә коргач авылга кайтып төпләнгәннәр. Илназ исемле бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, тормыш иптәше өч ел элек дөнья куйган. Әнисе дә күптән инде яман чирдән китеп барган. Бүгенге көндә кайнана-әнисе күрше авылда кызы тәрбиясендә гомер кичерә.
- Авылга кайткач, башта почта ташыдым. Аннары фермада сыер саудым. Бозаулар, таналар, үгезләр карадым. Шуннан бирле колхоз эшендә мин. Бүгенгесе көндә “Апас-мол” агрофирмасының Күккүз бүлекчәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшлим. Хезмәтемне бик яратып башкарам. Хезмәттәшем Зөһрә апа кул астында дус, тату, бердәм булып эшлибез. Чәчү, урып-җыю чорларында колхозчыларны тәмле ашлар, боткалар белән сыйлыйбыз. Ризыкларны төрләндерергә, файдалы итәргә тырышабыз, - ди Гөлназ үзе.
Иртүк таңнан хезмәттә ул. Сыерын савасы, ашарына бирәсе, астын чистартып китәсе бар. Мал асрау бер дә җиңел түгел. Беренчедән хезмәте авыр, икенчедән терлек азыгы да кыйммәт.
- Аллага шөкер, җитәкчеләрем әйбәт. Һәрчак ярдәм итәргә тырышалар, беркайчан да үтенечемне кире какмыйлар. Терлек азыгы белән тәэмин итеп торалар. Алар булышмаса, сыер асрап булмас иде, - дип рәхмәтен дә белдерде ул.
Өендә дә уңган хуҗабикә ул. Тәмле ашлар әзерләргә, пироглар пешерергә ярата. Ипине дә үзе баса. Газиз улын мул табыны белән сагынып көтеп ала. Илназ аның төп терәге, иң зур горурлыгы. Район эчке эшләр бүлегендә кинолог булып хезмәт итә. Яшь кенә булса да, эшендә дә макталып, данланып тора.
Өй тутырып гөлләр дә үстерә Гөлназ. Яран, бегонья, орхидея, фиалка - ниндиләре генә юк аларның. Күңел җылысын биреп, тырышып тәрбияләгәч, шаулап чәчәк аталар.
- Барлыгы 30лап гөлем бар. Ашламалар белән мавыкмыйм. Бары тик марганцовкалы су, әчетеп чүпрә эретмәсе кулланам. Язын-көзен туфрагын алыштырам. Өч көнгә бер сулар сибәм. Гөлләр күзне дә, күңелне дә иркәли, - ди ул.
Гөлназ ханым шулай ук оста бакчачы да әле. Яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә күпләп үстерә. Уңышы да мулдан була.
- Быел аеруча уңышлы ел булды. Кабак, ташкабак, кишер, суган, кәбестә, кыяр, помидор, сарымсак, чөгендер, бәрәңге - ел саен барысын да утыртам. Җиләк-җимешләрнең дә төрлесен үстерәм. Кышка төрле-төрле салатлар ясыйм, варенье, компот кайнатам, өшетергә дә куям. Тәмләп ашарга насыйп булсын, - ди үзе.
Гөлназның күңеле тулы моң. Авыр чакларда да, шатлык килсә дә -җырларга ярата ул. Тормыш иптәше дә оста гармунчы булган.
- Әниемнең нәселендә оста җырчылар булган. Сәләтем дә алардан күчкәндер. Элек сәхнәгә еш чыга идем. Хәзер өйдә күңел тулганда җырлап җибәрәм. Җыр-моң белән күңелгә тынычлык иңә, - ди Гөлназ ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев