Авыл уңганнары
Авыл җирендә хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, уңган, эшнең мәлен белгән кеше беркайчан да тормышта югалып калмый, киресенчә, авырлыклар алдында баш имичә, сынауларга бирешмичә гомер көтә. Хезмәт белә ялны да дөрес итеп бәйли белә андыйлар. Шундый уңган-булган, эшкә батыр парларның берсе – Аюкөйдергән авылыннан Зыятдиновлар гаиләсе хакында сүзем.
(6 март, Апастово-информ)
Ләйлә Зыятдинова – Олы Бакырчы авылыннан. Иң эшчән, тырыш, үрнәк гаиләләрнең берсендә туып-үскән ул. Әтисе Җәүдәт абый һәм әнисе Миләүшә апа Шәфигуллиннар гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куйган кешеләр.
-Әтием белән әнием һәрчак алдынгылар рәтендә булдылар. Бар гомерләрен намуслы, фидакарь хезмәткә багышладылар, макталып, данланып тордылар. Без гаиләдә биш бала үстек, кечкенәдән әти-әнигә фермада ярдәм итеп чыныктык, - дип сөйли Ләйлә үзе.
Мәктәпне тәмамлагач, башта бер ел пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә ул. Үзен туган ягыннан читтә күз алдына китерә алмаучы яшь кыз кабат авылга кайтып, фермага эшкә урнаша. Озак та үтми, үзе кебек үк авылны өзелеп яратучы, уңган-булган, эшкә батыр Аюкөйдергән егете Илнурга кияүгә чыга.
Башта дуңгызлар карау эшендә була Ләйлә, соңрак Тәүгелде авылы фермасында сигез ел сыер сава. Бүгенге көндә Кормаш авылы фермасында хезмәтен дәвам итә. Эшен яратып, тырышып башкара. Һөнәре буенча еш кына төрле бәйгеләрдә дә катнаша, урыннар яулый, Грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп тора.
-Эшебез җиңел түгел, көнебезнең сигез-тугыз сәгате аяк өстендә үтә. Барлыгы 8 сыер савучы эшлибез – дүртебез иртән, дүртебез кич алмаштырып, дус, тату, бер-беребезне аңлап хезмәт куябыз. Җитәкчеләр дә хөрмәт белән карыйлар, бәйрәмнәрдә бүләкләре белән сөендереп торалар, - ди ул.
Авыл тормышы мәшәкатьле, ләкин бәрәкәтле. Шуңа күрә Зыятдиновларның җиңнәре һәрчак сызганулы. Эштән курыкмыйлар, иренеп ятмыйлар, табыннарын мул итү өчен күп көч куялар алар. Күпләп мөгезле эре терлек тә асрыйлар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерәләр.
-Элек терлекләрне аеруча күпләп асрый идек. Хуҗалыгыбызда 15ләп баш терлек була иде. Соңгы елларда бераз киметергә туры килде. Бүгенге көндә сыерыбыз да, атларыбыз да бар. Каз-үрдәкләр, тавык-чебешләребез дә күпләп була. Куяннарга кадәр тотабыз. Әти мине яшьтән үк ат җигәргә дә, печән ташырга да өйрәтте. Яшьтән үк матайда җилдереп, мал азыгы әзерләп, хуҗалык эшләрендә әтинең уң кулы булып үстем. Шуңа, авыл эше минем өчен берни түгел. Иптәшем дә гап-гади авыл баласы. Бүгенге көндә “Апас-мол” берләшмәсендә хезмәт итә. Ул да чыныгып, эшнең мәлен белеп үскән ир-ат. Без аның белән мәктәптән үк бергә. Язмыш сынауларын бергә узып, тормыш йөген бергә тартып гомер итәбез, - ди Ләйлә ханым.
Зыятдиновлар бер кыз бала тәрбиялиләр. Кызлары Инзилә 7нче сыйныфта белем ала, тырышып укый, өй эшләрендә әнисенә булышып, ярдәмчел булып үсә. Сәләтләре дә күп аның. Буш вакытларында гитарада уйный, кул эшләре белән мавыга.
Илнур белән Ләйләне Сабан туйларында да еш күрәбез. Хезмәт белән чыныгып үскән пар бәйрәмдә дә сынатмыйлар. Илнур ел саен ат чабышларында катнашып, беренче урыннарны яулап килә, ә Ләйлә исә кул көрәшләрендә алдынгылыкны бирми. Авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасында алар түрдә була, бүләкләнеп, хөрмәтләнеп торалар.
Өендә дә өлгер Ләйлә ханым. Гаиләсен тәмле аш-сулары белән сыйларга ярата. Өчпочмак, мантый, кыстыбый кебек камыр ризыклары табын түрен бизи. Бәйләү, чигү эшләре белән дә мавыга ул. Әле күптән түгел генә кызы Инзилә белән үзләренә тагын бер һөнәр тапканнар. Төсле тасмалардан берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык букетлар иҗат итә башлаганнар.
-Башта бу шөгыльгә кызым алынды. Күптәнге хыялы иде аның. Беренче чәчәкләре матур килеп чыккач, күңеле тагын да үсте. Мин дә һәр эшен хуплап, мактап кына тордым. Эштән арып кайтам да, үзем дә кызым белән бергәләп чәчәкләр ясарга утырам. Төсле тасмалар, клей, таякчыклар кулланабыз. Күбрәк роза чәчәкләре ясарга яратабыз. Кул эшләре белән күңелем ял итә, тынычлык иңгән кебек була, борчу-мәшәкатьләрем дә онытылып тора, - ди Ләйлә.
Бүгенге көндә чәчәк бәйләмнәре өй эчен бизәп, бүлмәләрне ямьләндереп, матурлап торалар. Чын чәчәкләрдән аз гына да аерылмыйлар алар. Ә Ләйлә белән Инзилә бу шөгыльдә яңа алымнар өйрәнүен, камилләшүләрен дәвам итәләр. Интернеттан да эзләнәләр, үз фантазияләрен дә эшкә җигәләр. Аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәрен якыннарына, дусларына бүләк итәләр. Күптән түгел әниле-кызлы “Дус сыйныф серләре” районкүләм бәйгесендә катнашып, чәчәкләр ясау буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр һәм жюри тарафыннан матур бәя алдылар.
-Авылда эшләгәнемә, яшәгәнемә бер генә дә үкенмим. Туган ягымның һавасы да рәхәт миңа. Кая гына барсам да, өемә ашкынып кайтам. Тырышлыгың, үҗәтлегең булса - авылда да хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәп була, - ди Ләйлә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев