Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Биеш җирлегендә халык җыены узды

Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев чыгышын тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән сөйләде.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”). 

  Башкарылган эшләр белән бергә, проблемалар да җитәрлек. Мисал өчен, халык саны кимү борчуга сала. Соңгы 3 елда җирлектә 10 бала туган, 32 кеше мәңгелеккә арадан киткән. 

Рамил Вәлиев, Биеш авылында чиркәү һәм Дәүләки авылында мәчетнең дини тәрбия бирүдә зур әһәмиятен билгеләп узды. 

2025 елда республика программасы нигезендә Биештә футбол мәйданчыгы төзелгән. Биеш авылында парк төзекләнгән. Трактор өчен җиһазлар алынган. Юллар салынган. Халык су мәсьәләсен күтәрде, интернет кертү хакында сүз булды. Шулай ук, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар яңгырады. 
“Безнең төп максат эш урыннары булдыру. Кешенең эш башларга теләге булса, без аларга ярдәм итәчәкбез. Районда ике эре предприятие эшли. Кошчылык фабрикасы һәм сөт комбинаты үз эшен дәвам итә. Киләчәктә сәнәгать мәйданчыгы ясау теләге белән эшлибез. Ул индустриаль парк Каратун тимер юлы янында булачак”, - дип таныштырды район башлыгы Айрат Җиһаншин. 
Шулай ук хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авыл халкына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, изге күңелле волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев