Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Болын-Балыкчы авыл җирлегендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар

Мәдәният йортында район җитәкчелеге катнашында халык җыены узды.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Җыенга килгән авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов сәламләп, районның социаль-икътисади үсеше, яңа эш урыннары булдырылу, төзелешләр хакында сөйләп үтте.
Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә җирлектә 461 кеше яши. Авыл халкының 169ы пенсиядә, 206сы хезмәт яшендә, 45 бала мәктәпләрдә белем ала, 32 бала мәктәпкәчә яшьтә, 9 егет һәм кыз һөнәр үзләштерә. 2025 елда җирлектә 4 бала дөньяга аваз салган булса, 7 кеше исә бакыйлыкка күчкән.
Махсус хәрби операциядә 3 егет мобилизация буенча хезмәт итә һәм 6 егет үз теләге белән контракт төзегән. Яу кырындагы егетләргә ярдәм итү чараларында авыл халкы бик теләп катнаша. Болын-Балыкчы авылында маскировка челтәрләре үрелә, һәркем егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтә. 
Авыл җирлегенә “АгроАктив” хуҗалыгы да зур ярдәм күрсәтә. Хуҗалык халыкка эш урыннары булдыра һәм шулай ук терлек азыгы белән дә тәэмин итә.
2024нче елда республика программасы нигезендә Кормаш авылының Болгар урамына 200 метр озынлыкта таш юл салынган булса, бу эш 2025нче елда да дәвам ителеп, 200 метр озынлыкта таш юл эшләнгән. Узган елда Болын-Балыкчы авылында яңа су башнясы куелган. Шулай ук өлешчә яңа суүткәргеч юлы салынган. Үзара салым акчалары да халыкның көнкүреш шартларын яхшыртуга, нигездә, урам юлларын һәм утларын төзекләндерүгә юнәлтелгән. 
Җыен барышында авыл халкы кәрәзле элемтәнең начар булуыннан зарланды, суга, юлга кагышлышлы сораулар бирде. Шулай ук Кормаш авылы клубының авария хәлендә булуын әйтте. 
Җыен ахырында авыл тормышында активлык күрсәткән, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев