Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Борнашта Гөлүсә Җәләлиева хуҗалыгында каз өмәсе узды

Районда каз өмәләре бара. Һәр җирлек үзенчәлекле чаралар оештыра.

(21 ноябрь, “Апастово-информ”).




Борнаш авылында Гөлүсә Җәләлиева хуҗалыгында да каз өмәсе үтте. Биредә Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз, Чурибураш җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Мәдәният хезмәткәрләре, авылның уңган апалары казларны йолкып, түшкәләрне Борнаш чишмәсенең саф, салкын суында юдылар. Самовар буенда җырлы-биюле уеннар уйнап, биешеп гореф-гадәтләрне яңарттылар.

Ишегалдында исә самовар кайнады, тәмле коймак пеште. Тәмле үлән чәйләрен ясап кына тордылар.

Гөлүсә Җәләлиева кечкенәдән 40 баш каз бәбкәсе алган. Кайберләрен үзе бастырып чыгарган.
- Елдагыча, традицияне саклап, мәдәният хезмәткәрләрен, дусларны җыеп, хуҗалыгымда өмә уздырырга булдым. Эш тә эшләнә, очрашабыз, сөйләшәбез, җырлашабыз, биешәбез. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү, киләчәкләрен матур итү максатыннан эшләнә бу эш, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев