Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән авылында яшәүче Кәфил һәм Ләйсән Әхмәдуллиннар гаиләсе ихата тутырып мал асраудан ямь табалар

Бүгенге көндә алар үзләренең хуҗалыкларында 10 савым сыеры һәм таналар асрыйлар.

(14 ноябрь, “Апастово-информ”).


Гаилә башлыгы Кәфилнең көннәре мал-туар арасында узса, тормыш иптәше Ләйсән мәктәптә балаларга белем бирә. Яшь гаиләнең һәр иртәсе бергәләшеп мал-туар караудан башлана.
- Иртәнге дүрттә маллар янына чыгабыз. Чөнки иртәнге сәгать биштә сөтне алып китәләр. Шуңа кадәр эшне төгәлләргә кирәк. Көн дәвамында да маллардан аерылмыйм. Әле җыештырам, алларыннан азыкны да өзмәскә тырышам. Аллага шөкер, үземнеке дип шатланып, канатланып эшлим. Хезмәте авыр булса да, муллыкта яшибез. Соранып йөргәнебез юк. Хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә, файдасын да күрәбез. Тир түгеп эшлибез, муллыкта яшибез, - ди Кәфил үзе.
Тырыш гаиләдә өч кыз үсә. Алар да әти-әнисенә булышып, хезмәт белән тәрбияләнәләр. #яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев