Дәвештә авыл җирлеге бинасы төзекләндерелә
Җирлектә 2026 ел мөһим эшләр белән башланып киткән.
(20 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Дәвеш авылы җирлегендә узган халык җыены эшлекле шартларда узды.
Җыенга килгән авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов сәламләп, районның социаль-икътисади үсеше, яңа эш урыннары булдырылу, төзелешләр хакында сөйләп үтте һәм узган халык җыеннарында эшкә алынган мәсьәләләрнең үтәлешенә нәтиҗә ясады.
Дәвеш авыл җирлеге Дәвеш, Колгына һәм Чирү авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Таһир Хөсәенов белдерүенчә, бүгенге көндә җирлектә 486 кеше гомер кичерә. Барлык халыкның 157се пенсионер, 115е хезмәт итү яшендә. Гомуми белем бирү мәктәбендә 16 укучы укый. Балалар бакчасына 11 бала йөри. Узган 2025нче елда җирлектә 2 бала туган, ләкин 8 кеше бакыйлыкка күчкән.
Таһир Хөсәенов халык җыеннарында күтәрелгән мөһим мәсьәләләр район җитәкчелеге тарафыннан уңай хәл ителүе хакында белдерде. Авыл халкы да мөрәҗәгатьне игътибарга алып, теләктәшлек күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Җыен барышында авыл халкы кабат борчыган сорауларын яңгыратты.
Җитәкче-белгечләр дә дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге хакында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук соңгы вакытта мошенниклык һәм сөрем газы белән агулану очракларының артып китүе сәбәпле, куркынычсызлык һәм иминлек кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәклеген искәрттеләр.
Ахырдан авыл тормышында активлык күрсәткән һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм кирәк-яраклар булдыруда ярдәм иткән авылдашларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев