Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Дүртиледә печән өсте

Свияга берләшмәсенең Дүртиле бүлекчәсендә бүгенге көндә өч бригада терлек азыгы әзерли.

(30 июнь, Ландыш Гайнуллина. "Апастово-информ")


Дүртиленең люцерна чәчелгән кырында безне бүлекчә идарәчесе Рәис абый Салихов каршы алды. Ул кырда эш барышы хакында тулы итеп сөйләп тә бирде. Шул ук вакытта хезмәтчәннәрне дә мактап алды. 
“22 гектарлы кырда бүгенгесе көндә 4 техникабыз эшли. Бер трактор печәнне әйләндереп бара, ә 3се җыеп, төргәкләп тора. Печән әзерләү, аны фермаларга ташып тору, сенаж салу - бу эшләр оешкан төстә өч бригадага бүленгән. Бүгенгесе көнне 350 тонна печән хәзерләдек. Басуларыбыз җитәрлек. Шуңа планны арттырып үтәүгә дә мөмкинлекләребез бар. Шулай ук бүгенгесе көнне 2800 тонна сенаж салынды да инде”, - дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе. 
Рәис абый Салихов печәннең сыйфаты яхшы булуын, яңгырга эләкмәгәнен, кояшта кибеп таякка әйләнмәгәнен, үләннең вакытында урылганын, вакытында җыеп барылганлыгы хакында да әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев