Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Еллык эшкә нәтиҗә ясар чак

Быел район хуҗалыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның уртак хезмәте нәтиҗәсендә барлыгы 1 миллиард 436 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде.

Агымдагы елда барлыгы 85200 тонна ашлык җитештерелде. 
Бөртекле һәм кузаклы культураларның бер гектарыннан уртача 31,1 центнер уңыш җыеп алынды. 
Шикәр чөгендеренең гомуми уңышы 92810 тонна, бер гектарда уртача 386 центнер уңыш үстерелде. 
Ел дәвамында фермаларда, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда барлыгы 24543 тонна сөт, 1855 тонна ит җитештерелде. Барлыгы 6300 баш бозау алынды. 
Бүген районда барлыгы 17700 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5000 баш савым сыеры исәпләнә. 
Быел бер савым сыерыннан уртача 5210 килограмм сөт савып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев