Фәннур Закиров чәчүгә дүртенче тапкыр чыгачак
Кайбыч районы Шуширмә авылы егете Фәннур Закиров Апас якларын күптән үз иткән. Аграр көллияттә һөнәр үзләштергән егет “АгроАктив” хуҗалыгында намус белән хезмәт итә.
“Бик сөенәм. Һөнәрле дә, эшле дә булдым. “АгроАктив” хуҗалыгында күнекмә узганнан соң, биредә төпләнеп, эшләп калдым. Быел дүртенче сезонны башлыйм. Төрле техникаларга утырырга туры килә. Барысын да булдырабыз, без бит авыл егетләре.
Биредәге хезмәт шартлары да уңайлы, хаклары да гадел. Бүгенге көндә техникаларны әзерлибез. Трактор, себерке, тырма – барысы да төзек. Техникалар үзгәреп тора. Эшлисе күңелле. Кабыздың, кнопкага бастың, үзе бара. Эшләргә дә, эшләргә” - ди Фәннур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев