Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Погонлы Кыш бабай буламы?

Була икән шул! 27 декабрьдә районга үзе белән Кар кызын, бик мөлаем Шүрәлене дә ияртеп Кыш бабайның погонлысы да килеп китте. Халыкны социаль яклау район идарәсенең авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә һәм аларда тәрбияләнүче балаларга социаль ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфетдинова әйтүенчә, районда бүген 27 гаилә һәм балигъ булмаган...

Була икән шул! 27 декабрьдә районга үзе белән Кар кызын, бик мөлаем Шүрәлене дә ияртеп Кыш бабайның погонлысы да килеп китте.

Халыкны социаль яклау район идарәсенең авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә һәм аларда тәрбияләнүче балаларга социаль ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфетдинова әйтүенчә, районда бүген 27 гаилә һәм балигъ булмаган 56 бала аерым исәптә тора. Аларның тормыш-көнкүреше белән даими һәм бик җитди кызыксынып торалар.

Мондый гаиләләр район полициясе хезмәткәрләренең дә җитди күзәтүендә тора. Әти-әниләренең шундый көнгә калуларына сабыйлар гаепле түгел бит. Һәркем үз язмышын үз куллары белән яза дип кенә әйтергә ашыкмыйк. Бала гаиләдә, абый-апа, энекәш- сеңелкәшләре янәшәсендә тәрбияләнсә, барыбер дә яхшырак түгел мени?.. Тумыштан авыру балалар да бар районда. "Дәүләт карар әле...", дип кул селтәмичә, аларны кеше итәргә, савыктырырга җан -фәрман тырышучы әти- әниләренә мәдхия җырларлык бит.

Кыш бабай һәм Кар кызы бу көнне балалар тарафыннан көтеп алынган кунак булуын аңлау өчен аларның күзләренә карау да җитә. Кыш бабайны кочаклап, ашыга-кабалана шигырь сөйләүләрен үзең тыңларга кирәктер ул. Әле Кыш Бабайны күргәч, читенсенеп карап торучылары да бар икән араларында. Ә менә Кыш бабайың төпсез капчыгыннан алып биргән бүләкләргә сөенүләре бик самими, ихлас. Погонлы Кыш бабайның "полиция" зәңгәр "билбаулы" машинасын кул болгап яшьле, моңсу карашлары белән озатып калучы нарасыйларның шатлыгын үзең күрергә кирәк...

Бик күптәнге традиция буенча, Кыш бабайның капчыгына бүләкләрне район полициясе хезмәткәрләре салган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погонлы