Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Горбунов берләшмәсенең баш зоотехнигы Илсур Хәсәнов: “Сенаж салу өчен иң кулай вакыт”

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы, сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен, районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланып китте.

(16 нчы июнь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Районда терлек азыгы әзерләү эшенә беренчеләрдән булып “Свияга” агрофирмасы, “Табар”, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыклары кереште. Район буенча, 15 июньгә күпьеллык үләннең 1077 гектары печәнгә, 1836 гектары сенажга, 244 гектары яшел массага теземнәргә салынды. “Свияга” агрофирмасы буенча Дәвеш бүлекчәсендә бу эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Алар ике тәүлек эчендә 1200 тонна сыйдырышлы курганны таптатып ябарга да өлгергәннәр иде инде.

– Сенаж салу өчен иң кулай вакыт. Барлык таләпләрне туры китереп 55- 60 процент дымлылыкта салабыз, - дип каршы алды Горбунов берләшмәсенең баш зоотехнигы Илсур Хәсәнов.

– Бүгенге көндә 400 гектар мәйданда печән теземнәргә салынды. Шуның 100 гектары печәнгә, калганы сенажга салыначак. Дәвештә 2500 тонна сенаж салыначак, аннан Коштавылында 4мең тонна, шулай итеп барлык бүлекчәләрдә сенаж салып барабыз. Бер үк вакытта печән әйләндерү эше бара. Шушы көннәрдә төргәкләү эшенә дә керешәбез, - диде Илсур абый.

Рамил Гыймадиев белән Рәис Әскәровлар чиратлашып бик төгәл итеп исәп-хисап эшен алып бара.
– 13 нче июньдә сенаж салу эшенә керештек. Алтыдан-алтыга ике сменада эшлибез. Кырда “Ягуар” комбайны эшли, биш өстәмә тагылмалы КамАЗ машинасы ташып тора. Ике трактор таптата. Беренче тәүлектә 260 тонна, икенче тәүлектә 476 тонна сенаж салдык. 1200 тонналы курганны тутырып ябып та куйдык, икенчесе тулып килә. Быел бер үзенчәлеге дә бар әле. “Ягуар” комбайны шундый технологиягә көйләнгән, ул яшел үләнне туратканда файдалы катнашманы кушып бара. Шуңа да кайткан яшел массаны турыдан-туры таптатып кына барабыз, - дип таныштырды Рамил абый.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев