Горбунов бүлекчәсендә чөгендер алу эше бара
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район кырларында барлыгы 5300 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән.
298 гектар мәйданнан 14425 тонна уңыш җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 484 центнер чыга.
Татлы тамыр уңышын җыеп алу эше беренчеләрдән булып “Апас-мол“ агрофирмасының Горбунов бүлекчәсендә башланды. Кызыл Тау һәм Тәүгелде авылы кырларында эшне төгәлләп, бүгенге көндә Чирмешән авылы янәшәсендә татлы тамыр алалар.
“Горбунов бүлекчәсендә 18 мең 700 гектар җир бар. 1320 гектар җирдә чөгендер үсте. Чөгендернең уңышы яхшы. Яңгырлар аларга үсәргә мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта Чирмешән авылының 107 гектарлы кырында эш бара. Бер гектардан уртача 487 центнердан уңыш чыга. Кызыл Тауда 90 гектар мәйданда чөгендерне җыеп алдык. Гектарыннан уртача 485 центнер уңыш алдык. Тәүгелде авылы кыры 506 центнер уңыш белән сөендерде. Һава шартлары азрак тоткарласа да, һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп эшләргә тырышабыз”, - ди Горбунов бүлекчәсе идарәчесе Илфар Җәләлов.
Бүлекчә кырларында 4 комбайн эшли. Эш ике сменада оештырылган. Кырдагы өемнәр күз алдында юкка да чыга бара. “КамАЗ”лар бер-бер артлы аларны төяп тә китә. Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 8гә кадәр төяү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев