Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Яратып эшлим, техникага күңел тартыла”

Харис абый Хисамов - Болынбалыкчы авылыннан. 52 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли ул.

(12 октябрь, «Апастово-информ»)



- 16 яшемнән техника арасында мин. Трактор төзекләндереп, техника серен белеп үстек. Иң беренче “ГАЗ-51” иярләдем. Армиядән кайткач, колхозга эшкә чыктым. “ГАЗ-52” машинасы бирделәр. Соңрак “Сельхозхимия” оешмасында хезмәт иттем. МТК “Ак Барс”ка килүемә дә 19 ел вакыт узган. Наил Гобәйдуллин белән эшләгән елларны сагынып искә алам. Чын җитәкче иде ул!, - ди Харис абый.

Урып-җыю эшләре вакытында 14-15 сәгать хезмәттә, руль артында булса да, ару-талуны белми Харис абый. Инде өлкән яшьтә булса да, хезмәт белән яши. Тиздән 70 яшен каршылаячак. Техникадан, эштән аерыласы килми.

- Кичке сәгать 10да кайткан көннәр дә бар. Яратып эшлим, техникага күңел тартыла. Кырлар үзенә дәшә. Җир эше, техника – безнең канга сеңгән инде. Кеше белән аралашып, әле дә туган ягыма хәләл хезмәт көчем белән ярдәм итә алуыма сөенеп яшим, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев