Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Илмас Моратов кыр эшләренә чыгарга әзер

Илмас Моратов – Чүрибураш егете.

Әтисе Илнур үрнәгендә кечкенәдән техникага тартылган. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң да, язмышын җир эше, туган ягы белән бәйләргә уйлаган. Язгы чәчү эшләренә ул “КамАЗ”ы белән өлеш кертәчәк. 


-Туган авылым мәктәбендә 9 классны тәмамлаганнан соң, аграр көллияттә һөнәр үзләштердем. 2024 елда “АгроАктив” хуҗалыгында эшли башладым. Армиядән исән-сау әйләнеп кайткач та биредә эшемне дәвам итәргә булдым. Биредә якын итеп каршы алалар, ярдәмләшеп, бер-беребезнең уңышларына шатланып эшлибез. Техникада эшләү – ир-егет өчен горулык ул. Әти дә яшьтән үк техникада эшләп үскән. Миңа да гел киңәшләрен бирә, булыша. Техника ул яратканны тиз сизә. Бар күңелең биреп эшләсәң, техника да ватылмый, - ди Илмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев