Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Иске Йомралы җирлегендә халык җыены узды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узган җыенда төрле тармакның җитәкче-белгечләре катнашты.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”). 

Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов узган елга нәтиҗәләр ясады, дәүләт программаларына һәм үзара салым акчасына нигезләнеп башкарылган эшләр белән таныштырып узды. 
Аның сүзләренчә, җирлектә 294 йорт бар, 190 йортта 515 кеше яши. Узган ел 12 кеше вафат булган, кызганыч, туучы сабыйлар булмаган. 
“2 егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. 2 егетебез батырларча һәлак булды. Аларның каһарманлыгын онытырга хакыбыз юк. Җирлек гуманатар ярдәм чараларына теләп кушыла. Ил иминлеге сагында торучы егетләребезгә ярдәм итү безнең бурычыбыз”, - диде җирлек башлыгы Рамил Моратов. 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш алып баручыларга, терлек асраучыларга ярдәм чаралары һәм дәүләт программалары турында сөйләде. 
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Раил Борһанов соңгы вакытта мошенниклык очракларының артып китүе хакында белдерде һәм җирлек халкын алданмаска чакырды.
Район газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Сафиуллин соңгы вакытта республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә чакырды.
Халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, урында ук җитәкчелек тарафыннан җавабын алды. Урында хәл ителә алмаганнар, эш программасына кертү өчен язып алынды. 
Җирлек халкы урамнарның чисталыгы, чүп түгү, салымнар түләнеше, эш урыннары, авылның киләчәге хакында сораулар бирде. 
“Халык җыеннарында узган елгы мөрәҗәгатьләрне карыйбыз, алга таба ниндирәк эшләр башкарырга кирәк, шул турыда сөйләшү алып барабыз. 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Ел дәвамында әлеге юнәлештә чаралар узачак”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район тормышы белән таныштырып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев