Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Югары Акхуҗа авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре бердәм булып гомер кичерә

Карамасар, Югары Акхуҗа, Акхуҗа, Новые Поляны һәм Берләш авылларын берләштергән җирлектә барлыгы 559 кеше яши.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Югары Акхуҗа авыл җирлегендә җыен илкүләм милли-мәдәни проектлар нигезендә заманча төзекләндерелеп, кулланышка тапшырылган Карамасар авылы клубында узды. Якты, җылы бинага килгән халык та сөенечен яшермәде, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев соңгы вакытта җирлеккә караган авылларда мөһим эшләр башкарылуы хакында белдерде. Авылларда урам утларын яңарту, юлларны һәм күперләрне төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды. Карамасар авылында чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Әлеге изге эшне башлап йөрүче Раилә Салавиевага олы рәхмәт белдерде.
Җирлек башлыгы Зөфәр Юзеев 2025 ел үзара салым акчаларына башкарылган эшләргә тукталып үтте. Әлеге акчалар Карамасар һәм Акхуҗа авылларында урамнарга таш өслекле юллар салуга, Югары Акхуҗа һәм Карамасар авылларындагы су башняларының тирә-юнен тотуга, тракторчыга хезмәт хакы түләүгә, тракторга запчастьләр һәм ягулык алуга тотылуы хакында хисап тотты.
Шулай ук җирлектә төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату гомер кичерүләрен, төрле мәдәни чараларда катнашуларын әйтте. Зөфәр Юзеев махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә авыл халкы һәм көмеш волонтерлар тарафыннан ярдәм күрсәтелүе, кирәк-яраклар булдырылуы хакында горурланып сөйләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең чыгышын  хәрби операциядә катнашучылар һәм Луганск Халык Республикасының  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авыл халкына, көмеш волонтерларга рәхмәтен җиткерүдән башлады. Шулай ук районда, авылларда башкарылган эшләргә тукталды һәм алда торган мөһим проектлар белән таныштырды. 
Җыеннарда халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә ассызыкланды. Район прокуроры Зөфәр Абитов авыл халкын һәрвакыт уяу булырга чакырды. Авылларда шикле кешеләр күренгән очракта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген, өлкән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итте. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Рания Сибгатуллина  соңгы вакытта мошенниклар еш куллана торган алдау ысуллары, алардан саклану чаралары турында искәртте һәм район эчке эшләр бүлегендә яшьләр өчен эш урын,нары булдырылу әлеге юнәлештә белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Районның газ хезмәте җитәкчесе Марс Нәбиуллин соңгы вакытта республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле,  газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә, салкын көннәрдә куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде.
Җыенда авыл өчен җан атып, ярдәм итәргә тырышып яшәгән, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев