Югары Ындырчы авыл җирлегендә яңа башлыкны тәкъдим иттеләр
Халык җыены барышында яңа башлык белән таныштырдылар. Бу вазифага Ранис Бикмөхәммәтов билгеләнде.
(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Югары Ындырчы авыл җирлегендә халык җыены мөһим яңалык җиткерүдән башланып китте. Озак еллар Югары Ындырчы авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Фирдүс Гафиятуллин үз теләге белән гариза язып, лаеклы ялга китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин аңа күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә авыл тормышы, җирлекнең үсешендә терәк, киңәшче булып яшәвен теләде. Фирдүс Гафиятуллин бер сүздә булып, аңлашып эшләгән авыл халкына һәм иңне-иңгә куеп хезмәт иткән хезмәттәшләренә ихлас рәхмәтен белдерде.
Халык җыены барышында яңа җитәкче белән дә таныштырдылар. Бу вазифага Югары Ындырчы авылының үз кешесе Ранис Бикмөхәммәтов билгеләнде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда барган эшләргә һәм нәтиҗәләргә тукталды. Авыл тормышында активлык күрсәткән, хәрби егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык иткән авылдашларга олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл халкы кызыксындырган сорауларына җавап алды.
Җитәкче-белгечләр дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге хакында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук соңгы вакытта мошенниклык һәм сөрем газы белән агулану очракларының артып китүе сәбәпле, куркынычсызлык һәм иминлек кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәклеген искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев