Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Каратун мәктәбе коллективы өлкәннәргә зур бүләк ясады

Каратун мәктәбе коллективы быел да Буадагы картлар йортындагы өлкәннәрне Яңа ел белән тәбрик итәргә барды. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бик матур программа әзерләп, барлык өлкәннәрне дә шатландырдылар алар. Өлкәннәр үзләре дә яшьлекләренә кайткандай булдылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Якташлар өчен аерым күчтәнәч пакетлар да әзерләнгән иде. Балалар кулы белән...

Каратун мәктәбе коллективы быел да Буадагы картлар йортындагы өлкәннәрне Яңа ел белән тәбрик итәргә барды. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бик матур программа әзерләп, барлык өлкәннәрне дә шатландырдылар алар. Өлкәннәр үзләре дә яшьлекләренә кайткандай булдылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Якташлар өчен аерым күчтәнәч пакетлар да әзерләнгән иде. Балалар кулы белән ясалган елкаларга аеруча да шатландылар. Күптән түгел генә картлар йортында яшәүче Эльмира исемле кыз кияүгә чыккан. Каратун мәктәбе коллективы аңа туй бүләге ясады. Сабантуйда волейбол ярышларында җиңеп яулаган микродулкынлы мичне аңа тапшырдылар. Мондый тәрбия чараларында каратунлылар бик теләп катнаша. Укучылар да, хәтта мәктәпнең элеккеге чыгарылыш класс укучылары да изге гамәлләргә атлыгып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлар йорты дом престарелых