Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Комбайным белән 41 мең 450 центнер бөртек җыеп алдык”

Һәр елдагыча кукуруз бөртекләрен җыеп алу эше Кече Болгаерның тырыш егете Айрат Шәйхетдиновка йөкләнгән. Ул “Клаас” комбайны белән кырлар иңли.

(12 октябрь, «Апастово-информ»)



- Бөртеклеләрне җыеп алу эше тәмамланды. Быел уңыш мул булды. Комбайным белән 41 мең 450 центнер бөртек җыеп алдык. Хәзер кукуруздан да мул уңыш алырбыз дигән өметтә эшкә керештек. Исән-сау төгәлләргә язсын, - диде ул.
Айрат Шәйхетдинов язмышын авыл белән бәйләп, 30 елдан бирле намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт итә. Ә иң беренче кырдагы чыныгулары бала чагына барып тоташа. Ул 12 яшеннән әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Армия хезмәтеннән соң да кала тормышына кызыкмый. 1995 елда колхозга эшкә урнаша һәм яшь механизаторга яңа “ДТ" тракторы бирәләр.
Кыр корабында 20 елдан бирле туган җир басуларын иңли ул. Иртә язда тракторга утырып ашлык чәчә. Ә инде уңышны җыеп бетергәч, көзге сукага да өлгерә. Алдынгылык һәрчак аның кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев