Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көн үзәгендә – терлек азыгы әзерләү

“Апас-Мол” агрофирмасының Горбунов бүлекчәсендә бер йодрык булып, бер максатка эшлиләр.

(1 июль, “Апастово-информ”).
“Җәйне көтеп алабыз. Ул безнең өчен аеруча да җаваплы чор. Эш бер-бер артлы үрелеп бара. Былтыр корылык булу сәбәпле, терлек азыгы әзерләү киеренке шартларда оештырылды. Шулай булса да, малларны кышлату өчен терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерли алдык. Кышны матур гына чыктык. Әле бүгенге көндә дә узган елгы азыкны ашатабыз, - дип белдерде Горбунов берләшмәсенең баш зоотехнигы Илсур абый Хәсәнов.
Горбунов берләшмәсе кырларының 2000 гектар мәйданын күпъеллык , 1000 гектарга якын берьеллык үләннәр били. Хуҗалык хезмәтчәннәре быел терлек азыгы әзерләүгә 13 июньдә керешкәннәр. Урта Балтай бүлекчәсендә 1 тонна 300 кг сенаж әзерләнеп, сенаж базы ябылып та куелган. Шулай ук Түбән Балтай авылы фермасы янәшәсендәге 600 тонна сыйдырышлы сенаж курганы да әзер. Быел Горбунов берләшмәсендә игътибарны күбрәк сенаж әзерләүгә юнәлткәннәр. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын тулысы белән сенажга салырга планлаштыралар. Берләшмәдә барлыгы 4000 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны кышлату өчен 17000 тонна сенаж әзерләнергә тиеш.
- Бер баш шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге, ел ярым вакытка җитәрлек терлек азыгы әзерләү бурычы куела. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Техникаларыбыз тоткарлыксыз эшли. Сенаж салганда барлык таләпләр дә төгәл үтәлә. Иң беренче чиратта сенажга салынасы үләннең дымлылык дәрәҗәсен билгелибез. Ул 55-60 процентны тәшкил итәргә тиеш. Закваска белән эшләүнең дә нәтиҗәсен күрәбез. 100тонна сенажга 100 грамм исәбеннән закваска рәвешендәге тере биорганизмнар кертәбез. Алар сенаждан балансланган терлек азыгы әзерләү өчен кирәк, - белгеч.
Горбунов берләшмәсендә терлек азыгы әзерләү эше әлегә бер озын сменада оештырылган. Киләчәктә һава шартлары яхшыру белән ике сменада эшләргә уйлыйлар. Сенаж базларында, курганнарда эш төнлә дә дәвам итә. ХТЗ, К-700 тракторлары махсус калып, таптата. Чөнки төнлә кырдан сенаж кайтмый, шуңа тракторчылар иркенләп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев