Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Коштавылы мәдәният йорты төзекләнә

Коштавылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән. Эшләр апрель аенда башланган, августта төгәлләү нияте белән эшлиләр.


(9 апрель, “Апастово-информ”).

-Гыйнвар аенда безнең җирлектә халык җыены булды. Бу көнне безгә мәдәният йортының төзекләнәчәге турында хәбәр иттеләр. Ел саен җыелышларда сорый идек. Халык мөрәҗәгате читтә калмады, - ди мәдәният йорты мөдире Тәскирә Хафизова.

Бина тулысынча үзгәрәчәк, заманчалашачак. Бинада китапханә дә урын алачак.

-Мәдәният йортыбыз иске иде. Яңа шартларда эшләүчеләргә кызыгып карый идек. Менә хыялыбыз тормышка аша, - ди Тәскирә апа.

Котшавылы мәдәният йорты 1987 елда төзелгән, 2010 елда төзекләндерү эшләре башкарылган. Шуннан бирле төзелешләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев