Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Коштавылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты

Авыл клубында төзекләндерү эшләре башлана.

(20 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Коштавылы җирлегендә узган халык җыены күтәренке рухта башланып китте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов авыл халкын җылы сәламләп, мөһим хәбәр җиткерде.
“Бу бинада соңгы очрашуыбыз. Тиздән сезнең белән матур, якты, заманча клубта күрешәчәкбез. Биредә авыл халкы мөрәҗәгате буенча район башлыгы тырышлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән күләмле төзекләндерү эшләре башланып китә. Барысы да уңышлы үтсен”, - дип теләде Булат Әхмәтҗанов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе районда башкарылган мөһим эшләр, төзелешләр белән таныштырды, районның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Узган халык җыеннарында яңгыраган мөрәҗәгатьләрнең үтәлешенә нәтиҗә ясады. 
Җыенда халык тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү, сулыкларны торгызу һәм чистарту кебек мөһим сораулар яңгырады. Коштавылы халкы да сөенечен белдереп, район башлыгы Айрат Җиһаншинга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Безнең мөрәҗәгатебезне ишетеп, хыялыбызны тормышка ашырган район башлыгына ихлас рәхмәт. Аллага шөкер, беренчедән, юллы булдык. Хәзер тигез, уңайлы юлдан йөрибез. Инде тиздән матур, заманча клубыбыз да булачак. Безнең клубта һәрдаим төрле мәдәни чаралар, күңелле очрашулар уза. Биредә шулай ук көмеш волонтерларыбыз җыелып, хәрбиләргә кирәк-яраклар әзерләү эшләрен дә бик теләп башкаралар”, - диде Гөлсинә апа Галиуллина.
Коштавылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров авылда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Биредә катнашкан белгечләр дә халыкка мөһим мәгълүмат җиткерделәр.
Җыен тантаналы шартларда тәмамланды. Хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авыл халкына олы рәхмәт сүзләре җиткерелде, изге күңелле волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев