Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кызыл-Тау авыл җирлегендә халык җыены узды

Авыл халкы кызыксындырган сорауларына җавап алды.

(20 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Төрле өлкә белгечләре катнашындагы халык җыены Кызыл-Тау җирлегендә дәвам итте. Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район прокуроры Зөфәр Абитов катнашты.
Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев узган елларда башкарылган эшләр хакында таныштырып, халыкны борчыган мөһим мәсьәләләргә тукталды. 
Бүгенге көндә Чәтбаш, Көлкәш һәм Кызыл-Тау авылларын берләштергән җирлектә барлыгы 310 кеше яши. Узган елда 1 бала дөньяга аваз салган булса, 4 кеше исә мәрхүм бүлган. Биредә яшәүче халыкка 2 фельдшер-акушерлык пункты һәм 1 кибет хезмәт күрсәтә, автолавка да килә. Бер балалар бакчасы һәм 1 урта мәктәп эшли.   
Җирлек башлыгы Марат Нуриев сүзләренә караганда, төп игътибар халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелә. 
“2025 елда үзара салым программасы буенча халыктан 138 мең сум акча җыелды һәм хөкүмәтебез ярдәме белән 690 мең сум булды. Әлеге акчаларның 475 мең сумы юл салуга юнәлтелде. Кызыл-Тау авылы зиратына 140 метр озынлыкта юл салынып бетте, 10 машинага исәпләнгән махсус урын да булдырылды. Шулай ук Гагарин һәм Карл Маркс урамнары өлешчә юллы булды. Гомумән алганда, 280 метр озынлыкта юл салынды, 1 насос алынды, Көлкәш авылында урам утларының яктырткычлары яңартылды”, - дип таныштырды җирлек башлыгы Марат Нуриев.
Авыл җирлеге башлыгы киләсе елда да үзара салым акчасы, нигездә, юллар салуга тотылачагы хакында белдерде. Авыл халкын да бердәм булырга чакырды.
Җыен ахырында авыл тормышында активлык күрсәткән авылдашларга Район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев