Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Туган якның һавасы да татлы

Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Йортлары тәмам искергән, үз-үзләрен йөртә алмас дәрәҗәгә килгән, бер генә дә...

Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Йортлары тәмам искергән, үз-үзләрен йөртә алмас дәрәҗәгә килгән, бер генә дә якын туганы булмаганнар гомер көзләрен биредә уздырырга мәҗбүр. Язмышның ачы сынавы нәтиҗәсендә туган нигезләреннән аерылган якташларыбыз һәрдаим район җитәкчелегенең игътибарын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп яшиләр. 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан да районнан делегация барып, аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырып, җылы тәбрик сүзләрен ирештереп кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, социаль яклау идарәсе хезмәткәре Ландыш Николаева һәрберсенең тормыш-көнкүреше белән кызыксындылар, яшәү шартлары белән таныштылар.

Буадагы картлар йортында 11 райондашыбыз көн күрә. Алар һәр елдагыча актлар залына җыелып, эчке бер дулкынлану белән якташларын каршы алдылар, беравыздан туган авыллары, яшьтәшләре, күршеләре, хәтта йорт каршыларында үсеп утыручы өянкеләре туында да сораштылар. Кече Болгаер авылыннан Наһар апа Вәлиева сагынуларын җырлары аша баса икән. "Бик сагынган чакларымда өзелеп җырлаган булам", - дип күз яшьләрен сөртте ул. Бар гомерен Дәүләкидә уздырган, мәрхәмәтсез сугыш нәтиҗәсендә бер генә тапкыр да әти сүзен әйтә алмаган, кечкенәдән сәламәтлеген югалткан Нәфизә апа Хамбикова картлар йортында әле ике генә ай яши. Шуңа да анарда сагыну ачысы икеләтә көчле. Бүләкләрне алгач, туган ягының сәламнәре килеп ирешкәч ул күз яшьләрен тыя алмады. "Бу бүләкне мин әтиемнән килгәндәй кабул иттем. Рәхмәт безне зурлаучы җитәкчеләргә, рәхмәт олы җанлы райондашларга. Балачагыбызны сугыш урламаган булса, әтиле үссәк, безнең дә язмыш башка юлдан киткән булыр иде", - диде ул. Нәфизә апа бик укымышлы, беркайчан догасын калдырмый, үзенә игелек күрсәтүчеләргә һәрчак изге теләктә яши. Иске Йомралы авылыннан, 33 ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Мәрьям апа Насыйбуллинаның да яралары яңа, туган җиреннән арылуына ул әле дә ышанып бетә алмый, шуңа да ниндидер бер могҗизага ышанып, өмет тулы күзләр белән якташларына карый. Үзе белән яшәүче бар кешене карап, күзәтеп, кайгыртып, тәртипкә салып торучы, картлар йортының "прокуроры" Шәмсенур апа Идрисова да карабайлыларга зур сәлам тапшырырга кушып җибәрде. "Өлкәннәребез кадер-хасияттә яши. Әле яңа гына Болгарга барып кайттык, бәйрәм уңаеннан концертлар булды. Дәвалыйбыз да, тәрбиялибез дә без аларны. Апас районы җитәкчелеге бер генә истәлекле датаны да калдырмый, һәрчак беренчеләрдән булып күчтәнәчләр белән хәл белергә киләләр", - диде үзәкнең белгече Резедә Мөхәммәтҗанова.

Тәтеш картлар йортында яңа гына төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Биредә өч райондашыбыз яши. Шунысы сөенечле, узган ел операция ясатып, якты дөньяның матурлыкларын кабат үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән, авылдашлары - көлкәшлеләргә сәлам хатлары юллаган Бәнат апа Гыйльфанованы изге күңелле танышлары үзләренә тәрбиягә алганнар.

Кайбыч районындагы картлар йортында да өлкәннәр өчен бөтен уңайлылыклар булдырылган. Бүлмәләр җылы, якты, нурлы. Биредә эшләүчеләр дә ягымлылар. Тик күпме генә кадер-хөрмәт күрсәтелсә дә туган якның кадерен, туган нигезнең җылысын алмаштыра алмый шул ул. Мөбәширә апа Хәлилуллина да көн саен сумкасын тутырып Иске Йомралыга кайтырга хыяллана. "Ишегалдында ватып өйгән утыннарым да калды, күршеләремне дә сагындым, кайтам", - ди ул. Тик бераздан язмышы белән килешеп: "Монда тәрбиядә яшим, яңа гына туганнарым да килеп китте, хәзер менә район җитәкчелеге зурлый. Язмыштан качып булмый, теләк теләгәндә һәрчак бәхетле картлык теләгез. Үз йортыңда яшәүне берни дә алмаштыра алмый", - ди ул. Шулай ук биредә тәрбияләнүче Мөзәянә Моталлапова да күчтәнәч пакетларны туганын кочаклагандай күкрәгенә кысып, күз яшьләре аша чиксез зур рәхмәтләр әйтте.

Югары Ослан районындагы картлар йортында яшәүче Караборнаш егете Таһир Гайнуллин безне урамда ук каршы алды. Бүлмәсе, дуслары белән таныштырып: "Онытмавыгыз өчен рәхмәт", - дип, изге теләкләр белән озатып калды.

Сагышлы картлыкны хәтерләткән көзләр туган нигезләреннән аерылганнар өчен икеләтә, өчләтә авыр һәм озын, озак үтә. Һәркемгә туган җирендә бәхетле яшәргә язсын, якыннарыбызга, танышларыбызга, дусларыбызга аерылу ачысыннан газапланырга ирек бирмик, бер-беребезне кадерлик, югалтмыйк. Картлар йорты дигән шомлы сүз язмышларга язылмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлар йорты дом престарелых дом престарелых