Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгында беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамладылар

Әлеге хуҗалыкта бөртеклеләрнең бер гектардан уңышы - 60 центнер, ә көзге культуралар 80-82 центнерга кадәр булган.

(23 август, «Апастово-информ»)


 

Әле күптән түгел генә оешуына карамастан, биредә эш тиешле рәвештә оештырылган. Һәр җирдә тәртип-чисталык хөкем сөрә. Биредә яңа, заманча технологияләр кулланып хезмәт итәләр. Бер ел элек ашлык киптерү комплексы төзелгән. Ындыр табагы заманча җиһазланган. Иген киптерү җайланмалары да эшләп тора.
“Бүгенгесе көндә игеннең бәясе юк дибез. Игеннең бәясе - аның соңгы нәтиҗәсе - продукциягә әйләнүендә. Әлеге хуҗалыкның максаты - игенне үзләре, үз кырларында үстереп, экологик яктан файдалы продукция җитештерү. Югыйсә бит, басуларга 4-5 тапкыр химикатлар белән керәбез. Алар чыгып бетми. Шуның белән азыкка, ипигә кайбер зыянлы матдәләр үтеп керергә мөмкин. Ә “Нуриев” хуҗалыгында органик ысул белән, химикатларсыз продукция җитештерү максат итеп куелган. Үзләрендә үскән игеннән үз ипиләрен булдырып, халыкка сатарга телиләр биредә. Шушынарга ирешә алсак, районыбызда бик матур үрнәкләрнең берсе булачак”, - ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев та урып-җыю эшләре тәмамлану алдында булуын хәбәр итте. Яхшы уңыш алуларына сөенечен белдере.
“Көнбагыш белән шикәр чөгендере җыясы калды. Һава шартлары да сынатмады. Быел басуларыбызда уңыш аеруча яхшы булды. Көзге бодай бер гектардан - 80 центнер, язгы бодай - 60 центнер, арпа - 53 центнер уңыш бирү - безнең якларда бик әйбәт күрсәткеч. Борчактан да гектарыннан 40 центнер уңыш чыкты. Әлеге нәтиҗәләр безнең өчен бик шатлыклы”, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев