Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Олы Бакырчыда халык җыены узды

Олы Бакырчы җирлегендә узган халык җыенында терлек асрау, алар өчен сыйфатлы азык әзерләү, пай җирләре турында сүз булды.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Халык шулай ук медицина ярдәме күрсәтү, дарулар алу хакында да борчуын белдерде. Мәктәпнең тәрәзәләрен алмаштыру, чүп түгү өчен савытлар кую кирәклеге турында да сөйләшенде. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм җитәкче-белгечләр урында ук җаваплар бирде. Кайберләре киләчәктә хәл итү өчен язып алынды. 
Җирлек башлыгы Фәрит Вәлиев авыл халкының тормышы, авылларның яшәеше белән таныштырды. 
“Авыл җирлеге буенча 3 егет махсус хәрби операциядә катнаша. 1 авылдашыбыз яраланып кайтты. Кызганыч, 3 егетебезне вакытсыз югалттык. Хәрбиләргә ярдәм йөзеннән челтәрләр үрү, окоп шәмнәре ясау эше оешкан. Авыл апа-абыйлары  мәдәният йорты һәм китапханәләргә теләп йөри, волонтерлык эшендә катнаша”, - диде Фәрит Вәлиев. 
Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Ранис Гыйбадуллин мошенниклык очраклары турында аңлатып узды, алданмаска чакырды. 
“Элек олылар алданса, хәзер яшьләр, балаларның да алдану очраклары күп. Атна саен 2-3 очрак теркәлә. Сак булыгыз, алданмагыз. Билгесез сылтамаларга кермәгез, отышларга кызыкмагыз, билгесез кешеләр белән сөйләшмәгез”, - диде ул. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда барган эшләр белән таныштырды, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.

“Районда 61 волонтерлык пункты эшли. Райондашлар актив эш алып бара. Егетләргә, аларның гаиләләренә булышу, җылы сүзебез, игътибарыбыз белән булса да көч өстәү һәр кешенең бурычы”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев