Район башлыгы Айрат Җиһаншин шикәр чөгендере алу эшләре белән танышты
Җитәкче “Апас-мол” хуҗалыкларында булды.
(8 сентября, «Апастово-информ»)
Район буенча шикәр чөгендере уңышы – бер гектардан 467 центнерны тәшкил итә. Бүгенге көндә 350 гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган.
Район башлыгы шулай ук Болынбалыкчы авылыннан Ләйсән Дәүләтшинаның шәхси хуҗалыгында да булды. Райондашыбыз өч ел дәвамында заманча технологияләр буенча кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Быел ул алты мең үсенте утыртып, мул уңыш алуга ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев