Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда “АгроАктив” хуҗалыгы бөртеклеләрне чәчү эшен төгәлләде

Хуҗалык хезмәтчәннәре чәчү эшен оешкан төстә башкардылар.

(23 апрель, “Апастово-информ”).



“АгроАктив” хуҗалыгының барлыгы 3100 гектар сөрүлек җирләре бар. 450 гектарда көзге бодай үсә. Язгы чәчү эшләре 2000 гектарда башкарылган. 500 гектарда арпа, 600 гектарда язгы бодай 80 гектарда эспарцет, люцерна, солы чәчелгән. Хуҗалык быел да яңалыктан читтән калмаган. 20 гектарлы тәҗрибә кишәрлегендә чечевица чәчелгән. Шулай ук 500 гектар җир көнбагышка калдырылган.
- Яз иртә килгәнгә күрә 28 март көнне кырларга чыктык. Иң элек көзге уҗымнарны тырмалау, ашлау эшләрен башкардык. 14 апрель чәчүгә керештек. Эш бик тиз һәм оешкан төстә барды. Һава шартлары да әйбәт торды. Шуңа 7-8 көн эчендә төгәлләдек, - ди “АгроАктив”хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Фиргать Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев