Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек хакында сөйләштеләр

Язгы кыр эшләре алдыннан уздырыла торган традицион семинар-киңәшмә быел «Табар» хуҗалыгында үтте.

(28 март, “Апастово-информ”).

  Иртә килгән яз ашыктыра. Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына бастылар. “Табар” хуҗалыгында узган киңәшмәдә аграрийлар чәчү эшләренә әзерлек хакында сөйләштеләр. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар иң элек соңгы елларда яңарыш кичергән “Табар” хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар, язгы кыр эшләренә әзерлеге белән кызыксындылар.
  Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Илсур Зәмдиханов белдерүенчә, биредә язгы кыр эшләренә әзерлек оешкан төстә бара. Бүгенге көндә хуҗалык хезмәтчәннәре орлыкларны чистарталар, агулыйлар.
  “Безнең хуҗалык чәчү эшләренә 90 процент әзер. Ашламалар булдырдык. Үсемлекләрнең корткычлардан саклау системасы да әзерләнде. Яңа сиптергеч тә алдык.Техникаларны да җайлап, әзерләп куйдык, яңаларын да булдырдык. Тырмалау эшенә дә чыгып карадык”, - дип таныштырды Илсур Зәмдиханов.
“Табар” хуҗалыгының 2300 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 600 гектарын күпьеллык үләннәр, 300 гектарын көнбагыш, 70 гектарын кукуруз һәм калганын бөртекле культуралар тәшкил итә.
  Киңәшмәнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге хакында чыгыш ясады.
  “Районда язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыру эше 80 процентка башкарылды. Районда 35 мең 500 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылачак”, - дип белдерде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев