Рәмис Зиннәтуллин: Авыл хуҗалыгында эшнең тыгыз чагы
Рәмис Зиннәтуллин - Багыш авылыннан. Хезмәт юлын гади тракторчы буларак башлый ул.
(16 август, “Апастово-информ”).
Техника белән дуслыгы яшьтән үк башланган. Аннан 5 ел дәвамында Чирмешән бүлекчәсендә идарәче булып эшли. Быел исә Горбунов бүлекчәсенә агроном итеп билгеләнә.
“Агроном эше бер яктан тынычсыз булса, икенче яктан нәтиҗәле дә. Кырларның язмышы өчен һәрчак борчылып торабыз. Хәзерге вакытта урып-җыю эшләре дә бара. Шул ук вакытта җир сукалана. Тиздән көзге чәчү эшләренә чыгабыз. Алда чөгендерне җыеп алу бурычы тора. Авыл хуҗалыгында эш чылбыр кебек тезелгән. Ә чылбырны өзәргә ярамый”, - ди ул.
Комбайнчылар кырга иртәнге сәгать 6да килә. Чык кипкәнче кыр корабларын карап чыгарга да өлгерәләр. Көн дәвамында 3 тапкыр кайнар аш белән тукланалар. Кичен һава торышына карап эшлиләр. Сәгать 9га кадәр эшләгән көннәре дә күп. Кырда янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлә. Янгын сүндерү техникасы тәүлек әйләнәсе кизү тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев