Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Равил Нигъмәтуллин – мактаулы һөнәр иясе

“АгроАктив“ хуҗалыгы механизаторы Равил Нигъмәтуллин “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы“ исеменә лаек булды.

(2 январь, “Апастово-информ”).



Равил Нигъмәтуллин – тумышы белән Кормаш авылыннан. Чын җир улы, техниканы биш бармагы кебек белүче хезмәткәр ул. 38 ел гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе исемнәрен, җитәкчеләрен берничә тапкыр алмаштырса да, Равил Нигъмәтуллин хезмәтенә, туган авылына, җир һәм техника эшенә тугрылыгын югалтмаган.

Тырыш механизатор кыр эшләрен намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Аның “Кызыл Йолдыз“ ордены, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм башка дәрәҗәле бүләкләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев